Бина эчендәге климат шартлары җәюгә кадәр, җәю вакытында һәм аннан соң түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:
Җәяргә керешкәнче, ламинатлы идәннәрне, бушатмыйча гына, 48 сәгатькә алар салыначак бүлмәгә кертеп урнаштырыгыз.
Барлык өслекләр дә гомуми техник таләпләргә туры килергә һәм, гамәлдәге нормативларны күздә тотып, җәяр өчен яраклы булырга тиеш. Өслекне идән җәяр алдыннан әзерләгәндә, аерым игътибарны түбәндәге таләпләрнең үтәлешенә юнәлтү сорала:
Җөйсез идәннәрдән кала, өслек буларак ПВХдан эшләнгән идәннәр, линолеум, резина яисә агач белән капланганнары да хезмәт итә ала.
Бер таләп – алар югарыда искә алынган шартларга җавап бирергә тиешләр.
Текстиль белән капланган өслекләр яраксыз. Чикле күләмдә яраклы дип электр белән җылытылган җылы идәннәр санала.
Ламинат идән каплавычлары су белән җылытылган идәнгә җәелергә мөмкин. Бу очракта су белән җылытылган идәнне эшләп чыгаручы тәкъдим иткән күрсәтмәләр белән танышып чыгарга киңәш ителә.
Электр белән җылытылган җылы идәннәр ламинат идәннәр белән куллануга тулаем яраклы. Бу очракта җылыта торган элементларны җөйсез идәнгә яки бетон катнашмасы катламына беркетеп калдыру сорала, алар элпә электр җылыткычы рәвешендә күренеп ятмасын.
Игътибар! Өслекнең температурасы 28°C тан да артмаска тиеш.
Элпә электр җылыткычлары нигезендә ясалган җылы идәннәр ламинат идәннәр белән бергә кулланыла ала, әмма моның өчен җитештерүченең өслек температурасы беркайчан да артмавын тәэмин итә торган күрсәтмәсе булырга тиеш. Элпә электр җылыткычы нигезендә ясалган стандарт җылы идәннәр, кайчак температура үзгәрешләренә сизгерлек күрсәтеп, җылылыгын 28°C тан арттырырга мөмкин. Шуңа да аларны җәяр өчен нигез итеп алу киңәш ителми.
Идән такталарына күз йөртеп чыгыгыз, алардагы уемны (А) һәм кикрикне (В) табыгыз.
Бүлмәнең ерак сул почмагыннан җәя башлагыз. Идән тактасының кикрикле ике ягы да (В) диварга карап тора торган итеп җәегез. Җәя башлагач, диварлар арасындагы үлчәмне саклый торган терәкне урнаштырыгыз.
Рәтне идән такталарын бер-берсенә аркылы урнаштыра-урнаштыра ялгап җыегыз: беренче һәм аннан соң җәелгән һәрбер идән тактасына яңасын беркетегез, аны инде җәелгән элементның кикрик астындагы уемга почмак ясап кертегез. Шуннан соң идән тактасын ул урнашып җиткәнче акрынлап төшерегез.
Беренче рәттәге идән тактасының озынлыгын таләп ителгәнчә итеп үлчәгез дә, элементны пычкы белән кисеп алыгыз. Икенче рәтне алдагы рәттән калган идән тактасын җәеп башлагыз, әмма моның өчен тактаның буе 200 ммдан да ким булмаска тиеш. Һәр яңа рәтне әнә шулай алдагы рәттән калган идән тактасыннан башларга киңәш ителә.
Игътибар! Идән такталарын җәйгәндә һәр алдагысының аркылы ялгану урынын моңа кадәрге рәттәгенекенә караганда 200 ммга авыштырыгыз. Фаска яисә нинди дә булса бизәлеш төшкән (мәсәлән, плитә рәвешендә эшләнгән) өслекләрне җәйгәндә, авышлыкның тигезлеген шуларга карап билгеләү кирәк була.
Икенче һәм алдагы рәтләрне җыйганда идән такталарын тоташтыруны рәттәгеләрен үзара аркылы ягыннан ялгаудан башлагыз.
Рәт җыелып беткәч, аны күтәрегез һәм тоташтан буе белән йозакланып җиткәнчегә кадәр яңадан төшерегез.
Соңгы рәтнең элементларын максималь рәвештә дөрес кисәр өчен кирәк:
Иҗтимагый һәм коммерция эше алып барылган биналарда идән җәйгәндә әлеге биналарга хас булган уртача дымлылык дәрәҗәсен билгеләү мөһим. Моның өчен элементларны махсус җилем белән ябыштыру ысулы каралган. Җилем өске кикриккә шундый итеп ягыла, элементларны җәйгәндә, аның калдыклары тышкы якка элементның барлык ялганыш җөйләренә чыгып тора. Җилем калдыкларын идән тактасының өслегеннән шунда ук сөртеп алырга да ярый, бераз катып китсә дә зыян юк.
Игътибар! Җилемне якканнан соң, идән такталары арасында ярык калмавын тикшерегез.
Ишек тартмаларын ламинат җәеләчәк идән һәм эчлекләрдән суммар биеклеккә кыскарту сорала. Аннан идәнне идән тактасы ишек тартмасы астына керердәй итеп җәяргә киңәш ителә. Идән өслеге белән дивар яисә башка идән арасындагы компенсация аралыгы турында да онытырга яармый (8-10 мм). Бу урында җәю эшен тәмамлыйсыз икән, әлеге ишек тартмасы урынында инде җәелгән идән тактасының өскә чыгып торган аскы өлешендәге келәне өтерге ярдәмендә юк итәсез. Шуннан идән тактасы тигез ята торган булып урнаша. Бу урындагы ялганышны махсус җилем белән дә ныгыту сорала.
Ишек тартмаларын кыскартып булмый икән (әйтик, алар металлдан эшләнгән, ди) ламинат идән белән дивар яисә башка идән арасындагы җөйләр эластик масса белән тутырылырга һәм моңа яраклы төгәлләүче профильләр белән капланырга тиеш.
* Гарантия ламинат өслегенең кырылу очрагына үз эченә ала.